«Ялкын» журналы мәктәп медиасы патриотик фестивале үткәрә
Фестивальгә гаризалар кабул итә башладылар.
Татарстанда яшь журналистларга ярдәм итү һәм мәктәп медиа үзәкләрен үстерүгә юнәлдерелгән яңа проект – «Ялкын» мәктәп медиасы беренче республика патриотик фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Фестивальдә Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләреннән мәктәп медиа командаларын (газета, журнал, радио - һәм телестудияләр, SMM-проектлар һәм башка форматлар) катнашырга чакыралар. Анда 12-18 яшьлек укучылар катнаша ала. Ике төп номинациядә («Рус телендә мәктәп медиасы» һәм «Татар телендә мәктәп медиасы») җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Тулырак мәгълүмат белән «Ялкын» журналының сайтында һәм социаль челтәрләрендә, шулай ук фестивальнең рәсми телеграм-каналында (@mediafestyalkin) танышырга мөмкин. Гариза бирү өчен онлайн-форма: https://forms.yandex.ru/u/691da4e44936392b561cf9bd
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia