Татарстанда 6 меңнән артык кеше озак вакытлы карау хезмәтеннән файдалана
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда озак вакытлы карау системасы пилот режимында уңышлы эшли: 6 меңнән артык өлкән кеше һәм инвалид бушлай социаль ярдәм ала.
«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда озак вакытлы карау системасы пилот режимында уңышлы гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә республиканың 6 меңнән артык өлкән гражданы һәм инвалиды бу системаның хезмәтләрен кулланып тора: 5 745 кеше өй шартларында, ә 348 кеше стационар учреждениеләрдә ярдәм ала.
2021 елдан башлап катнашучыларга бушлай социаль пакет бирелә. Карау вакыты мохтаҗлык дәрәҗәсенә карап индивидуаль билгеләнә: беренче дәрәҗәдә — атнага 7–14 сәгать, икенчесендә — 14–21 сәгать, ә өченчесендә — 21–28 сәгать.
Программаның мөһим җәмгыть нәтиҗәсе — якыннарын карау белән шөгыльләнүче туганнарның эшләвен дәвам итә алуы. 2025 елда бу система ярдәмендә 960 кеше хезмәт мәшгульлеген саклап калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia