Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

КФУ галимнәре ВИЧ йөртүчеләрнең коронавирусны авыррак кичерүен ачыклаган

Галимнәр Вич һәм Covid белән авыручыларны чагыштырган.

Галимнәрнең халыкара төркеме ВИЧ-инфекция йөртүчеләр коронавирус йоктырганда җитдирәк нәтиҗәләргә юлыга дигән нәтиҗәгә килде. Тикшеренү Казанда КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты белгечләре, шулай ук Үзбәкстан һәм көньяк АФРИКА республикасы галимнәре катнашында үткәрелде. Эш нәтиҗәләре International Journal of Molecular Sciences журналында басылып чыкты.

Тикшерү барышында Татарстаннан 18 пациент мәгълүматлары анализланды. Аларның тугызы икеләтә инфекциядән (ВИЧ һәм COVID-19) интеккән, ә калган тугызы – коронавирустан гына. Дүрт пациент, барысы да икеләтә инфекция белән, үлгән.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, ВИЧ һәм COVID-19 белән авыручы пациентларда авыру күпкә авыррак барган: аларга интенсив терапия кирәк булган, аларда үпкәләрнең җитди зарарлануы, бавыр белән проблемалар һәм канның оешуы бозылу күзәтелгән. Моннан тыш, бу пациентларда ялкынсынуга китерә торган цитокиннарның югары дәрәҗәсе булган махсус иммун профиле ачыкланган, бу артык ялкынсыну реакциясе турында сөйли һәм авыр катлаулануларны аңлатырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса