Тарифлар буенча ТР дәүләт комитеты 2025 елда 995 карар кабул итте
Тарифлар буенча ТР дәүләт комитеты актив эшләде.
Ел дәвамында 73 утырыш узды, аларда икътисадның төрле өлкәләрендәге тарифлар каралды, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Карарлар тугыз юнәлешкә кагылды: электр энергетикасы, газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, технологик тоташтыру, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, җитештерү өлкәсендә булмаган тармак, транспорт һәм социаль тармак.
Комитет рәисе Ренат Гайнетдинов билгеләп үткәнчә, 2025 елда дәүләт комитеты республикада коммуналь инфраструктураны һәм башка җайга салына торган тармакларны баланслы үстерү өстендә актив эшләде. Халыкка хезмәт күрсәтүләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бирелде, бер үк вакытта инженерлык челтәрләрен модернизацияләү һәм җайга салынучы оешмаларның җиһазларын яңарту өчен шартлар тудырылды.
Комитетта 2026 елда халык мәнфәгатьләре турында кайгыртуны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуны дәвам итәчәкләр, дип вәгъдә иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia