ЗАГС Татарстанда яшәүчеләр балаларына нинди исемнәр кушканлыгын хәбәр итте.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда яңа туган балаларның иң популяр исемнәре Әминә һәм Әмир булды.
Мәгълүматлар «ЗАГС реестры»мәгълүмати-аналитик порталында бастырылган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2024 ел нәтиҗәләре буенча лидерлар шул ук исемнәр иде.
Узган ел топ-5 популяр хатын-кыз исемнәренә шулай ук Айлин, София, Эмилия, Ясмина кергән. Популяр малайлар исемлегенә Тимур, Марк, Мирон, Матвей эләккән.
2026 ел башыннан Алия һәм Эмиль зур булмаган аерма белән алга чыктылар.