Казан метросында фаҗига була.
Казан метрополитенының «Җиңү Проспекты» станциясендә ир-ат килүче поезд каршында рельска егылып төшә, ул һәлак була.
«Татар-информ»га билгеле булганча, 50-55 яшьлек булган. Булган хәлнең сәбәпләре әлегә ачыклана.
«Метроэлектротранс» та элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләре техник сәбәпләр аркасында вакытлыча ябылган. Урында белгечләр һәм ашыгыч хезмәтләр эшләгән.