Диспансеризация: Татарстанда 108 меңгә якын авыру ачыкланган
2025 елда уздырылган диспансеризация нәтиҗәсендә Татарстанда 108 меңнән артык авыру очрагы теркәлде. Аларның күбесе беренче тапкыр табылды һәм исәпкә алынды.
Диспансеризация ярдәмендә Татарстанда бер ел эчендә 108 меңнән артык төрле авыру ачыкланган. Ачылган авыруларның 85% очрагы медицина күзәтүенә алынган.
Тикшерелгәннәрнең 20% әйбәт сәламәтлек хәленә ия, әмма һәр унынчы кешенең организмда куркыныч авыруларның беренче билгеләре табылган. Яман шеш авыруларының 1524 яңа очрагы расланган.
Республикада дәвалау астында 1,2 млн кеше тора. Диспансеризация кысаларында 900 меңгә якын кеше табиблар ярдәмен алган.
Республикада репродуктив яшьтәге 450 мең кеше диспансеризация узды, бу тиешле яшьтәгеләрнең 32%ын тәшкил итә.
Сәнәгать диспансеризациясендә 72 медицина учреждениесе һәм 933 предприятие катнашкан. Соңгы ике ел эчендә катнашучылар саны ике тапкыр арткан.
Диспансеризациянең икенче этабына 10% тикшерелүче җибәрелгән.
Республикада эшләүче 27 мобиль комплекс авыл җирлегендә яшәүчеләргә югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтә. Аларның 5е – мобиль поликлиникалар.
2025 елда авылларда 90 меңнән артык медицина сәфәре оештырылган. Соңгы биш елда мобиль поликлиникалар 775 торак пунктка барып, 190 мең кешене карап чыккан, 25 меңнән артык яңа авыруны тапканнар.
Мобиль клиникаларга мөрәҗәгать итүчеләр саны соңгы биш елда 3,5 тапкыр арткан.
Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» һәм репродуктив тикшеренүләр «Гаилә» исемле дәүләт проектлары кысаларында алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia