Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан укучылары төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) гадиләштереп тапшырачак

Татарстанның 9 сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) гадирәк формада тапшырачак.

Татарстан Республикасы төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) уздыруның гадиләштерелгән тәртибе гамәлдә булачак пилот регионнар рәтенә керде. Тиешле указ РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган һәм рәсми рәвештә бастырылган.

Экспериментның төп яңалыгы, мәҗбүри предметлар санын киметү. Әгәр элек укучылар дүрт имтихан (икесе мәҗбүри һәм икесе сайлап) тапшырган булсалар, хәзер аттестат алу өчен нибары ике фәнне-рус теле һәм математиканы уңышлы тапшырырга кирәк.

Татарстанда махсус эксперименталь режим 2029 елга кадәр гамәлдә булачак.

Мондый алым укучыларга йөкләнешне киметергә һәм урта мәктәпне тәмамлаучыларның белемнәрен бәяләүнең яңа моделен сынап карарга тиеш, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса