Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда энергетиклар саткан өчен штрафлар кертеләчәк

Татарстанда энергетиклар сату чикләнәчәк.

Татарстанда тонизацияләүче алкогольсез эчемлекләр, шул исәптән энергетик эчемлекләр сатуны чикләячәкләр. Хокук бозучылар административ штрафлар түләячәк. Бүген ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында депутатлар Административ хокук бозулар турында ТР Кодексына тиешле үзгәрешләрне хуплады.

Элегрәк парламентарийлар мондый эчемлекләрне мәгариф һәм медицина учреждениеләрендә, шулай ук мәдәният, физкультура һәм спорт объектларында сатуны тыя торган закон проектын кабул иткәннәр иде. Моннан тыш, аларны сатуны халык күп җыела торган урыннарда гавами чаралар уздыру вакытында чикләячәкләр.

Бу таләпләрне бозган өчен гражданнарга – 3 меңнән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 150 мең сумга кадәр административ штрафлар билгеләнәчәк.

"Законны бозган өчен административ йогынты ясау механизмы кирәк", – диде депутат Артур Абдулҗанов.

Кануннар 2026 елның 1 сентябрендә үз көченә керергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса