Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан торак инспекциясенә 3 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча елына 4 меңгә якын мөрәҗәгать ала, 100гә якын административ карар чыгарыла.

Салкыннар килү һәм җылыту өчен түләү исәпләнү сәбәпле, соңгы вакытта ТКХ өчен түләү мәсьәләләре буенча Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгатьләр саны артты. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы республиканың баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак күчмә утырышында хәбәр итте.

"Гомумән алганда, быел без 3 меңгә якын мөрәҗәгать алдык. Нигездә безнең тикшерүләр кагыйдә бозулар булмавын күрсәтә. < > > Һәр очрак индивидуаль, һичшиксез тулы канлы административ тикшерү үткәреләчәк һәм карар кабул ителәчәк. Әгәр дә без хокук бозу очрагын ачыкласак, гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак, яңадан исәпләү башкарылачак", - дип ышандырды ул.

Тыгин татарстанлыларга түләүләр мәсьәләләре буенча идарәче компанияләргә, ә аннан соң, канәгатьләнерлек булмаган җавап алгач, Татарстан Дәүләт торак инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

 Татарстан Дәүләт торак инспекциясе торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча елына 4 меңгә якын мөрәҗәгать ала, 100гә якын административ карар чыгарыла. Шул ук вакытта төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны елына якынча 25 мең тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса