2025 елның 9-11 декабрендә Татарстанның 45 муниципалитетыннан иң актив 200 волонтер һәм иреклеләр үзәге җитәкчеләре очрашты.
2025 елның 9-11 декабрендә Татарстанның 45 муниципалитетыннан иң актив 200 волонтер һәм иреклеләр үзәге җитәкчесе «Игелекле Татарстан» Республика гражданнар катнашу форумында өченче тапкыр очрашты.
Волонтерлык эшчәнлеген үстерү – «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларының берсе.
Форум чараларына барлыгы 2000дән артык кеше катнашты, бу республикада гражданнар активлыгы үсешен ачык күрсәтә.
«Игелек һәрвакыт булачак – бу агымдагы ел темасы гына түгел, ә без эшләгән эшләрнең асылы. Татарстанда волонтерлык – җанлы, даими үсештәге экосистема, монда өлкәннәр тәҗрибәсе яшьләр энергиясе белән очраша. Форум – яңа мәгънәләр тууы, партнерлык ныгыту һәм киләчәккә бергә юнәлеш билгеләү өчен мөһим мәйдан», – диде «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.