Татарстанда бозлавык булачак.
Татарстанда 11 декабрьдә юлларда кар һәм бозлавык белән болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда буран булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с тизлектәге җил көтелә, урыны белән җилнең тизлеге 15 м/с җитәргә мөмкин.
Көндез температура -1.. -6 градуска кадәр булачак, республиканың көнчыгышында урыны белән -11 градуска кадәр төшәчәк.