Татарстанның Иске Тәберде авылында мәктәпкә капиталь ремонт ясалды
Кайбыч районы Иске Тәберде авылында Михаил Кузьмин исемендәге мәктәп капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты.
Татарстанның Кайбыч районы Иске Тәберде авылында Михаил Кузьмин исемендәге мәктәпкә капиталь ремонт ясалды. Бу хакта ТР төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Агымдагы ел эшләре кысаларында бинаның фасады һәм котельнаясы яңартылган. Элегрәк учреждениедә тәрәзә һәм ишекләрне алыштырганнар, шулай ук эчке бизәлеш һәм электромонтаж эшләре тулысынча башкарылган.
2000 квадрат метрдан артыграк мәйданлы ике катлы заманча мәктәп бинасын 2003 елда сафка бастырганнар. Ул 162 укучыга исәпләнгән. Шулай ук биредә 25 урынлык балалар бакчасы урнашкан. Яңа корылма 1934 елгы авария хәлендәге элеккеге бинаны алмаштырган.
2025 елда Татарстанда барлыгы 33 мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. Аларның 10 сын «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында яңарттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia