Татарстанда административ штрафларның максималь күләмен арттыру турында фикер алыштылар
Татарстанда хокук бозулар өчен административ штрафлар күләме үзгәрергә мөмкин.
Татарстан Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эш төркеме утырышы узды. Төп тема региональ законнарда каралган хокук бозулар өчен административ штрафлар күләменең югары чиген яңадан карау мөмкинлеге булды, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Очрашу барышында Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы төбәк нормаларын бозучылар өчен акчалата түләтүнең чик күләмен арттыруга юнәлдерелгән федераль закон проектын әзерли дип телгә алынды.
5 мең сумлык административ штрафның гамәлдәге максималь күләме федераль законнарда 2007 елда ук билгеләнгән һәм шул вакыттан бирле яңадан каралмаган, дип расладылар фикер алышуда катнашучылар.
"Шуны да истә тотарга кирәк, әлеге чикләүне керткәннән бирле халыкның реаль керемнәре күп тапкырлар артты. Әгәр 2007 елда Россиядә уртача хезмәт хакы 13 518 сум булса, 2024 елда бу күрсәткеч инде 83 656 сумга җитте", – дип игътибар иттеләр эшче төркем әгъзалары.
Нәтиҗәдә, административ штрафларны заманча икътисадый чынбарлыкка туры китерү һәм хокук бозуларны кисәтү бурычларын хәл итүдә нәтиҗәлелекне тәэмин итү өчен, аларны югары чикләргә төзәтмәләр кертү кирәклеге турында карар кабул ителде, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia