Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанлылар Санкт-Петербургта «Профессионаллар» чемпионаты финалында катнаша

Санкт-Петербургта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионаты финалы уза.

Татарстан җыелма командасы анда төп яшь категориясендәге 16 компетенция буенча һәм юниорлар категориясендәге өчәр компетенция буенча катнаша. Өстәмә рәвештә республиканы ике компетенция буенча ике конкурсант һәм индустриаль зачетта ике эксперт тәкъдим итә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Матбугат хезмәте.

Финалда барлыгы 30 ил вәкиле катнаша. Төп яшь категориясендә катнашучылар 27 компетенция буенча, юниорлар өч компетенция буенча ярыша.

"Профессионаллар" чемпионаты финалында көллият һәм техникум студентлары, «Юниорлар» категориясендә 14 яшьтән өлкәнрәк мәктәп укучылары, шулай ук дус илләрдән предприятиеләр вәкилләре һәм конкурсантлар катнаша. Җиңүчеләр, призерлар һәм аларның остазлары биләгән урыннарына карап, 100 меңнән 300 мең сумга кадәр премия алачак", - дип билгеләделәр министрлыкта.

Быел чемпионат финалы өч шәһәрдә уза: Түбән Новгородта – «Креатив индустрияләр һәм ИТ» компетенцияләре блоклары буенча, Калугада – «Сәнәгать» юнәлеше буенча, Санкт-Петербургта – «Мәгариф», «Сервис», «Җитештерү» һәм «Инженер технологияләре» компетенцияләре блоклары буенча.

Финал җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы 4 декабрьдә булачак.

«Профессионаллар» чемпионаты – һөнәри осталык буенча Россиядә иң масштаблы ярыш. Ул «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса