Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанда математика премиясе лауреаты бүләкләнде

Казанда КФУның Император залында Н. И.Лобачевский исемендәге медаль һәм премия тапшыру тантанасы узды.

Бүләкне Россия Фәннәр академиясе ПОМИ РАН геометрия һәм топология лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Сергей Ивановка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм югары уку йорты ректоры Ленар Сафин тапшырды.
"Татарстан Республикасы традицион рәвештә евклид булмаган геометрия һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә алдынгы фән үзәкләренең берсе булып тора. Бу фундаменталь математика белеменә таянмыйча мөмкин булмас иде",-дип билгеләп үтте котлау чыгышында республика премьер-министры.

Н.И. Лобачевский исемендәге медаль ике елга бер тапкыр бирелә һәм 75 мең доллар күләмендә акчалата премиясе дә була. Аны фундаменталь һәм гамәли математика өлкәсендә фән һәм практика өчен мөһим әһәмияткә ия булган фәнни хезмәтләре, ачышлары һәм уйлап табулары өчен галимнәр ала.


Конкурс 2024 елның декабреннән кабул ителде, шул ук вакытта жюри составы расланды.

«Безгә күп кенә математик коллективларны җәлеп итәргә туры килде, Россиянеке генә түгел, аерым эшләр турында АКШ галимнәре язды. Без 6 эшне билгеләдек, һәм Сергей Владимировичның эше баштан ук аерылып торды", - дип сөйләде математика конкурсы жюри рәисе, КФУның математика һәм механика институтында алгебра һәм математик логика кафедрасы мөдире Марат Арсланов.

Арсланов фикеренчә, Иванов алган нәтиҗәләр "бик зур перспективаларга" ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса