«Татмедиа» «Актаныш-информ» АҖ филиалы журналисты, ТР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова «СМИротворец»XVII Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды
Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узды.
"Татмедиа" «Актаныш-информ» АҖ филиалы журналисты, ТР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы Ләйсән Газизова «СМИротворец»XVII Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, Поклонная тавындагы Җиңү музеенда узды.
Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм этникара журналистика гильдиясе үткәрә торган «СМИротворец» конкурсы ел саен Россия ММЧларында милләтара һәм этноконфессиональ мөнәсәбәтләр темасына иң яхшы материалларны билгеләп үтә. Җиңүче Ләйсән Газизовага бүләкне милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов тапшырды.
2025 елда конкурста бөтен илдән 1450 ММЧ һәм блог катнашты, алар 14 000 нән артык эш тәкъдим итте. 35 басма һәм автор «Матбугат», «Телевидение», «Интернет», «Этнозвук», «Балалар һәм яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары», «Блоглар», «Мультимедиа буыны» номинацияләрендә, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңүчеләр милләте» махсус номинациясендә лауреат дип танылды.
Ләйсән Газизова нәкъ менә шушы махсус номинациядә катнашып, финалистлар шорт-листына керде. Медиафорум кысаларында ул «Җиңүчеләр милләте: Бөек Ватан сугышында Россия халыкларының батырлыгы» дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясады, анда Татарстан һәм Актаныш районы геройлары турында сөйләде.
Коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз һәм аңа алга таба уңышлар, илһам һәм яңа һөнәри казанышлар телибез!
Әгәр 2023 елда анда 1117 массакүләм мәгълүмат чараларыннан 10 меңгә якын эш катнашкан булса, 2024 елда-120 мең массакүләм мәгълүмат чараларыннан 13 мең эш, 2025 елда - 1450 массакүләм мәгълүмат чараларыннан һәм блогерлардан 15 мең эш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia