Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт вазифаларын биләүче затлар өчен айлык акчалата бүләкләүне арттыру турындагы указга кул куйды

Татарстанда дәүләт вазифаларын биләүче затлар өчен айлык акчалата бүләкләүне арттырачаклар.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың дәүләт вазифаларын биләүче затлар өчен айлык акчалата бүләкләүне арттыру турындагы указга кул куйды. Түләүнең яңа күләмнәре 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Документ нигезендә, Татарстан Республикасы министрының хезмәт хакының база күләме 1,1 мәртәбә индексацияләнәчәк һәм 59 135 сум тәшкил итәчәк.

Министрлар Кабинетына Указны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны финанслауны тәэмин итү һәм аны үтәү өчен тиешле чаралар күрү йөкләнде.

Указ имзаланган көннән – 2025 елның 21 ноябреннән үз көченә керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса