Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда 16 яшьлекләрнең никахын теркәү шартлары үзгәрә

Россиянең барлык регионнарында да 16 яшькә чаклы яшьләрнең никах төзүе өчен яңа кагыйдәләр кертелә. Хәзер рөхсәтне опека органы гына бирәчәк, ә гаризаны «Дәүләт хезмәтләре» аша да җибәрергә мөмкин.

Хәзерге вакытта документ коррупциягә каршы тикшерү уза.

Проект нигезендә, никах төзү рөхсәте опека һәм попечительлек органнары тарафыннан, законлы вәкилләрнең язма ризалыгы булганда һәм билгеле шартлар үтәлгән очракта гына биреләчәк. Бу шартларга 22 атнадан артык булмаган йөклелек, бала туу яки кияүгә чыгачак кызның яки ирнең тормышына куркыныч янау керә.

Рөхсәт алу өчен гариза бирүчеләргә сәламәтлек хәле турында медицина справкасы, уку яки эш урыныннан алынган документлар, шулай ук гаиләдә социаль куркынычлы хәл булмавы турында белешмә тапшырырга тиеш. Гаризаны шәхсән, күпфункцияле үзәктә яки электрон рәвештә – «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша җибәрергә мөмкин.

Гариза белән бергә шәхеснең таныклыгы, туу турында таныклык, медицина белешмәсе, шулай ук ата-аналарның яки законлы вәкилләрнең язма ризалыгы тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса