Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашканнар өчен комплекслы реабилитация һәм адаптация программалары оештырылган

Бу ярдәм «Россия Спорты» дәүләт программасы чикләрендә Казанның 7-се номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә һәм «Восхождение» үзәгендә күрсәтелә.


Спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, «Восхождение» үзәгендә инвалидлык алган хәрби хәрәкәтләр инвалидлары өчен 40 урынлы стационар бүлеге эшли. Һәр катнашучы өчен тормыш эшчәнлеген чикли торган факторларны җиңүгә юнәлдерелгән индивидуаль тернәкләндерү маршруты эшләнә.

Программаның төп шартлары:

· Барлык хезмәтләр дә бушлай һәм чираттан тыш күрсәтелә.
· Тернәкләндерү курсы 15 көн дәвам итә.
· Аны стационарда ике елга бер тапкыр яки көндезге стационарда елга ике тапкыр узарга мөмкин.

Реабилитация нәрсәдән тора:

· Психологик ярдәм.
· Хәрәкәт функцияләрен торгызу.
· Мөстәкыйль тормыш алып бару һәм техник реабилитация чараларын куллану күнекмәләрен үстерү.
· Профориентация һәм эшкә урнашуда ярдәм.

Көнкүрештәге күнекмәләрне үстерү өчен үзәктә махсус җиһазландырылган фатир бар.

Тернәкләндерү һәм хокукый ярдәм турында тулырак мәгълүмат алу өчен, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары Татарстанның теләсә кайсы районында «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторларына мөрәҗәгать итә ала. Адаптив спорт ветераннарны реабилитацияләүнең мөһим элементы булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса