ТР сәламәтлек саклау министрлыгында өч яңа җитәкче билгеләнде
Татарстан сәламәтлек саклау системасында яңа кадрлар билгеләнде.
Татарстанда сәламәтлек саклау системасында яңа кадрлар билгеләнде. Министрның беренче урынбасары вазифасы Елена Демьянова булачак. Шулай ук министрлыкка Илнур Сибгатов һәм Андрей Ефремов яңа урынбасарлар итеп куелды.
Казан шәһәре Сәламәтлек саклау идарәсен җитәкләүне Илназ Әхмәдиев үз өстенә ала.
Үткән 8 октябрьдә Татарстан сәламәтлек саклау министры итеп ведомствоның элеккеге беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләнгән иде. Шуннан соң республика сәламәтлек саклау системасында кадрлар алмашынуы башланды. Регионның төп медицина учреждениеләре — Республика клиник хастаханәсе һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе өчен яңа баш табиблар билгеләнде. Министрлыкның өч урынбасары да алышынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia