Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстанның балалар буенча омбудсмены таныклыгын тапшырды

Светлана Захарова— Татарстанның рәсми балалар омбудсмены. Аңа бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан вазифасын раслаучы таныклык тапшырылды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Светлана Захаровага Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле вазифасына керешүен раслаучы таныклык тапшырды. Хәбәрне ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте яза.

Исегезгә төшерәбез, Светлана Захарованың кандидатурасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан 25 сентябрьдә узган утырышта якынча бертавыштан хупланып, шул ук көнне ул ант биреп, яңа вазифасына керешкән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин яңа балалар омбудсменына эшендә уңышлар теләде.

Яңа вазифага билгеләнче Светлана Захарова Дәүләт Советына дүрт тапкыр депутат итеп сайланган (4-че, 5-че, 6-чы һәм 7-че чакырылышлар) һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе вазифасын башкарган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса