Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казанлылар милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә тиеш

Салымнарны 1 декабрьгә хәтле түләп бетерергә кирәк.


Казан халкы физик затлар милкенә (фатир, йорт, транспорт) кертелгән салымнарны декабрьнең 1-енә кадәр түләп бетергән тиеш. Узган ел өчен түләү бурычы 4 млрд 709 млн сум тәшкил итә.

«Бүген республиканың берләштерелгән бюджетына 1 млрд 796 млн сум керде. Милек һәм җир салымнары шәһәр бюджетын тулыландыра, ә транспорт салымы республика бюджетына керә», – дип белдерде Казан шәһәре башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәмәтшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

2024 елдан бирле физик затлар банкка салган акчаларыннан алган процент табышлары өчен дә салым түләргә бурычлы. Ирек Мөхәмәтшин мисалында кебек, әгәр кеше 2024 елда 300 мең сум процент тапкан булса, аның өчен 11 мең 700 сум салым түләргә тиеш.

Салым турында хәбәрләр Россиянең Федераль салым хезмәте сайтындагы шәхси кабинетта теркәлгән кешеләргә җибәрелә, калганнары почта аша хәбәр ала. Салым күләме 300 сумнан ким булган яки ташламалардан файдаланган хезмәт ияләренә хәбәр җибәрелми.

Салымнарны «Налогоплательщикның шәхси кабинеты», «Налог ФЛ» мобиль кушымтасы, «Салымнарны түләү» сервисы, Дәүләт хезмәтләре порталы, банк яки почта бүлекчәләре аша түләргә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса