Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Max милли мессенджерында каналын ачты
Телеграммда Рөстәм Миңнехановның төркеме бар.
Татарстан республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Max милли мессенджерында каналын ачты. Бу хакта аның матбугат сәркатибе Лилия Галимова үзенең telegram-каналында хәбәр итте.
Моннан тыш, республика башлыгының Telegram да үз блогы бар, анда ул эш сәфәрләре турында сөйли һәм Татарстанда яшәүчеләр белән аралаша.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы рәисе вазифасына кереште һәм тиешле таныклык алды. Зал бу вакыйганы көчле һәм озак алкышлар белән каршы алды. Тантанада РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Дәүләт Думасы депутатлары, шулай ук Татарстанның дәүләт органнары һәм иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Сез рәиснең каналына түбәндәге сылтама буенча күчә аласыз: https://max.ru/rustamminnikhanov
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia