Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

14 сентябрьдә 12:00 сәгатькә сайлауга килүчеләр саны республика сайлаучыларының гомуми саныннан 34,5 процент булган

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый.

«Сайлаулар» дәүләт автоматлыштырылган системасы мәгълүматлары нигезендә, 14 сентябрьдә 12:00 сәгатькә Бердәм тавыш бирү көнендә сайлауга килүчеләр саны республика сайлаучыларының гомуми саныннан 34,5 процент тәшкил иткән. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне дәвам итә. Татарстанлылар рәисне сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

«Бердәм тавыш бирү көнендә сайлау участоклары 89 субъектның 81ендә ачылды. Россия Федерациясендә 55, 5 миллион сайлаучының тавыш бирү мөмкинлеге бар. Татарстанда 2752 участок эшли, тавыш бирү актив бара. Мәскәүдә безнең экстерриториаль участок та эшли. Күптән түгел генә турыдан-туры элемтәгә чыктык. Безнең участокка Россия Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары килгән, алар сайлауларның яхшы оештырылганлыгын һәм сайлаучыларның тавыш бирү процессына зур кызыксынуын билгеләп үтте. Безнең зур сайлау көнебез шулай яхшы гына тәмамланачак, дип ышанам. Көндезге 12:00 сәгатькә Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 34,5 процент тәшкил итә. Бу актив тавыш бирүне аңлатучы яхшы күрсәткеч», - дип сөйләде Андрей Кондратьев.

Ул үзенең сайлау участогында, Гагарин урамындагы мәктәптә тавыш бирүе турында әйтте.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса