Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашты

Ул Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында тавыш бирде.

14 сентябрьдә республикада  Бердәм тавыш бирү көне уза. Татарстанлылар рәисне сайлый. Шулай ук 18нче номерлы Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.Татарстан Рәисен сайлауларда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат катнаша. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок эшли. Участокларның эше  7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

Эфирда сайлау участокларыннан репортажларны күрергә мөмкин. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгышы белән танышырга була. Шулай ук «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатыла. Бер автомобильне Әлмәттән журналистыбыз Маргарита Трегубенко отты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса