Татарстанда җәйге ял вакытында 11,6 меңнән артык яшүсмер эш тапты
Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан яшьләргә бер айлык эш өчен 2 650 сум финанс ярдәме бирелә.
Татарстан Республикасында яшьләрне эш белән тәэмин итү буенча үзәк, 14-18 яшьтәге балигъ булмаганнарны каникул вакытында һәм уку чорыннан тыш эш урыннары белән тәэмин итә. Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәгълүмат хезмәте шул хакта хәбәр итте.
Августның соңгы көненә кадәр мәшгульлек үзәге ярдәмендә 11 567 яшүсмер эш тапты. Яшьләр, нигездә, махсус квалификация яки югары белем таләп итмәүче вакансияләргә алындылар: ярдәмче хезмәткәрләр, биналарны тәртипкә китерүчеләр, урам чистартучылар, патриотик чараларны оештыруда ярдәмчеләр, авыл хуҗалыгы эшләре һәм мәктәп территорияләренә карау кебек эшләр башкардылар.
Россия Хезмәт кодексы таләпләре буенча, эш бирүчеләр яшүсмерләргә минималь хезмәт хакы күләмендә түләүне тәэмин итә. Шулай ук, мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашкан яшьләргә бер айлык эш өчен 2 650 сум финанс ярдәме бирелә.
Исегезгә төшерәбез, яшүсмерләрне эшкә урнаштыру «Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасы кысаларында оештырыла, ул «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia