Илкүләм проект буенча Татарстанның алты районында ял зоналарын төзекләндерделәр
Әлмәт районында да төзекләндерелде.
Татарстан «Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты буенча уңайлы ял өчен туристик инфраструктураны үстерүне дәвам итә. Проект кысаларында, алты районда ял зоналарын төзекләндерделәр, дип хәбәр итә республиканың Туризм буенча комитеты.
Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Тукай, Минзәлә һәм Питрәч районнарында төбәк халкы һәм кунаклар тагын да уңайлырак ял итсен өчен, пляжлар төзекләндерелде, беседкалар, мунчалар һәм коткару каланчалары урнаштырылды. Татарстан пляж, сәламәтләндерү һәм гаилә ялы өчен инфраструктураны актив үстерә.
Әлмәт районының Кәске авылындагы ял базасында мунча, чаннар һәм беседкалар белән яңа ял зонасы барлыкка килде.
Бөгелмә районында «Ивушка камп» глэмпингы, «Нептун» ял йорты һәм «Яңа җир» кунакханә-паркы пляжларында коткару каланчалары, күләгә өчен элмәләр, шезлонглар, эскәмияләр, атынгычлар, чүп савытлары һәм мәгълүмат стендлары куелды. «Яңа җир» кунакханә-паркы пляжы илкүләм проект субсидияләре хисабына 2023 елда ясалган һәм төзекләндерелгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ilkulam-proekt-buenca-tatarstannyn-alty-raionynda-yal-zonalaryn-tozeklanderdelar-5908180
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia