«Изге Болгар җыены» KazanForum 2025 икътисади форумының мәдәни программасын төгәлли
Чара 18 майда башлана.
Быелның 18 маенда Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узачак. Бәйрәм XVI «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтә һәм аны тәмамлый, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка субъектларыннан килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм мөселман дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVI «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар чараның кунаклары булыр дип көтелә.
«Изге Болгар җыены»ның бәйрәм чаралары программасы белән танышу аласыз:
тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/izge-bolgar-yeny-kazanforum-2025-iktisadi-forumynyn-madani-programmasyn-togalli-5901782
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа