Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Татмедиа» һәм «Апснымедиа» хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Беслан Халваш билгеләп үткәнчә, Татарстанның бик зур тәҗрибәсе бар, республика күп өлкәләрдә алдынгы позицияләргә ирешкән.

Абхазия Республикасы башкаласы Сухум шәһәрендә  "Татмедиа" һәм "Апснымедиа" арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан медиахолдингы генераль директоры Шамил садыйков һәм "Апснымедиа" медиатөркеме генераль директоры Роберт Джопуа имза салды.

Тантанада шулай ук Татарстан Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Абхазия Республикасы Халык Җыены -Парламентының Бюджет, кредит оешмалары, салым һәм финанслар комитеты рәисе Беслан Халваш, Татарстан һәм Абхазия массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре катнашты.

"Килешү күбрәк үзара ярдәмгә кагыла: беренчедән, мәгълүмат алмашу, икенчедән, без инновацион модельләр, укыту программалары белән уртаклашырга һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә ярдәм күрсәтергә әзер", - дип билгеләп үтте Айдар Сәлимгәрәев.

"Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков "Татмедиа" җәмгыятендә процессларның оештырылуы һәм эшчәнлеге, шулай ук медиа үсеше перспективалары турында сөйләде.

Роберт Джопуа билгеләп үткәнчә, республикалар арасында тәҗрибә алмашу инде башланган һәм алар "Татмедиа" хезмәткәрләренә онлайн режимда уздырылган белем бирү семинарлары өчен рәхмәтле.

Беслан Халваш билгеләп үткәнчә, Татарстанның бик зур тәҗрибәсе бар, республика күп өлкәләрдә алдынгы позицияләргә ирешкән. 

"Татмедиа" медиахолдингы - Россиядә иң зурлардан санала, аңа 98 газета, 17 журнал, 79 сайт, 19 телеканал һәм 14 ралиоканал керә. Компаниядә 1500 хезмәткәр эшли.

"Апснымедиа" - Абхазия Республикасы медиатөркеме. Аның составына "Апсны" һәм "Республика Абхазия" ике республика газетасы шулай ук "Апснымедиа" мәгълүмат агентлыгы керә.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса