Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Республика халкының корал тапшырып, акча алу мөмкинлеге бар

Татарстанлыларның корал тапшырган өчен 15 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар.

Ел башыннан  татарстанлыларга ирекле рәвештә корал тапшырган өчен 570 мең сум күләмендә бүләкләр бирелгән.

Еш кына хуҗаларның коралның рөхсәтен яңадан теркәү белән бәйле хокук бозулары була. Аны озайтырга онытып, кеше законсыз рәвештә корал саклау турында административ статьяга эләгә.

Бүгенге көндә ТР буенча Росгвардия идарәсе исәбендә 44 мең татарстанлы тора, аларда 73 мең берәмлек корал саклана, дип сөйләде «Татар-информ»га биргән интервьюсында Росгвардиянең ТР буенча идарәсенең  корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Рамил Камалиев. Ул законсыз сакланучы коралны  закон кысаларында ни рәвешле тапшырырга мөмкин булуы турында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, әгәр кеше корал тапса һәм аны кулга алырга курка икән, аңа полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Алар урынга барып, корал табылу фактын теркәп, аны алып китәләр.

Әгәр кеше корал тапшырырга карар иткән икән, аңа аны якындагы полиция бүлегенә яки Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эшләре бүлегенә алып килергә һәм гариза язарга кирәк. Бүләк алу өчен, полиция бүлегендә тапшырылган корал, паспорт, ИНН һәм исәп-хисап счеты өчен алынган квитанцияне алып, күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тикшерүдән соң документлар ТР биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетына тапшырыла, анда бүләкләү турында карар кабул ителә.

Коралны ирекле тапшырган очракта, кеше җинаять җаваплылыгыннан азат ителә һәм хәтта бүләк ала, югыйсә җинаять эшенең фигуранты булырга мөмкин.

«Әйтик, кеше үз бабасының 3 мең сумлык кирәкмәгән теркәлгән мылтыгын тапшырса – бу очракта ул аның бәясеннән нибары 50% - 1,5 мең алачак. Әгәр ул аны тапкан  икән, әйтик, яшерен урында, тариф нигезендә, бүләк алачак, анда максималь сумма - 10 мең сум. Әгәр кеше граната тапшырса, мәсәлән, ул 5 мең сум алачак", - дип аңлатты Рамил Камалиев. Бүләк күләме 15 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин – бу сумма законсыз хәрби  утлы коралны тапшырган өчен түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса