Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Өлкән яшьтәге әлмәтлеләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү буенча кайнар линия узачак

Чара өлкәннәр декадасы кысаларында уза.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Татарстан росреестры һәм кадастр палатасы экспертлары ике көн дәвамында, 7 һәм 8 октябрьдә, өлкән буын вәкилләре өчен күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү буенча бушлай консультацияләр үткәрәчәк. Гамәлдәге чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасы буенча консультация чаралары "кайнар линия" форматында узачак.

«Кайнар линия»гә шалтыратып, гражданнар күчемсез милекне ни өчен теркәргә кирәклеге, шул өлкәдә ничек мошенниклардан саклану турында, дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга,  җир кишәрлегенең чикләре бозылган очракта нишләргә кирәклеге турында белә алачак.

Әлмәттә гражданнардан шалтыратулар (8553)43-02-22 телефоны буенча кабул ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса