Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Россия җыелма командаларына спортчыларны Әлмәттә әзерләячәкләр

Әлмәтнең «Ян» тау чаңгысы базасында сноуборд буенча Россия җыелма командаларын әзерли торган үзәк булдырырга планлаштыралар.

Бу хакта нефтьчеләр каласында узган сноуборд спорт төрен үстерү турындагы киңәшмәдә әйтелде.

Кичә Россиянең  сноуборд федерациясе президенты Денис Тихомиров, район башлыгы Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Татнефть” компаниясе генераль директорының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Татарстанда  Россия сноуборд федерациясенең төбәк бүлекчәсе рәисе Денис Белов катнашында очрашу узды.

Алар сноуборд спорт төрен үстерү, җыелма командалар өчен спортчылар әзерләү үзәге ачу турында фикер алыштылар. 2020 елда районда сноуборд буенча Бөтенроссия һәм Халыкара ярышлар үткәрергә планлаштырыла.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса