Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

“Нефтяник» хоккейчылары кечкенә әлмәтлеләр белән очрашты

“Нефтяник” хоккей клубы үзенең кечке җанатарлары белән физкультура дәресләре циклын дәвам итә.

Бу юлы “Нефтяник” уенчылары  “Дуслык” балалар бакчасында кунак булдылар. Хоккей клубының логотибы төшерелгән плакатлар белән бизәлгән  спорт залында хоккейчыларны ике кечкенәләр төркеме каршы алды. Иң элек спортчылар сабыйлар белән белән  зарядка ясады.  Аннан соң кечкенәләр командаларга бүленеп  эстафетада катнаштылар. Бу көнне хоккейчылар яшь җанатарлары өчен хәттә кәшәкә белән конкурс уздырды. Очрашуахырында  хоккейчылар аларга  истәлекле бүләкләр дә тапшырды.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса