Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә Камил Вәдыйгуллин истәлегенә турнир үткәрелде

Нефтьчеләр каласында Россиянең спорт мастеры Камил Вәдыйгуллин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.

Ярышларда 2006 һәм 2007 елгы егетләр көч сынашты.  Биредә Чистай, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Октябрьски һәм Тукай районнарыннан килгән 100 гә якын спортчы катнашты. Камил Вәдыйгуллин истәлегенә багышланган турнир инде бишенче тапкыр оештырылып килә. Турнирны ачу тантанасында спортчының дуслары һәм хезмәтәшләре катнашты.  Яшь катнашучыларны мөхтәрәм кунаклар сәламләде.

- Мин тарих битләренә көрәшче буларак кереп калачак үсеп килүче буынны биредә күрүемә бик шатмын, - диде үз чыгышында  грек-рим көрәше федерациясе рәисе Николай Богданчиков.

Ярышларда 9 кешедән торган 9 команда катнашты.

- Ярышлар кубок системасында үтә. Һәрбер команда үз командасын чыгара һәм җиңүче җиңгән очрашулар саны буенча билгеләнә. Алар ике төркемгә бүленә, һәрбер төркемндә алар бер берсе белән көрәшә. Соңыннан беренче урынга дәгъва кылучы команда беренче урын өчен көрәшә, - дип аңлатма бирде баш хөкемдар Борис Юлтимеров.

 

Фото:архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса