Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәт боксчылары сынатммады

20-22 декабрьдә Минзәлә шәһәрендә район башлыгы призына республикакүләм бокс турниры үтте.

Турнирда Алабуга, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Урыссу, Менделеевск, Азнакай,Әлмәт, Лениногорск, Казан шәһәрләреннән килгән 150 спортчы катнашты.

Әлмәт спортчылары бу юлы да алдынгылар рәтендә булдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны Артем Баймиев (32 кг), Артем Бормотов (36 кг), Кирилл Коростелев (30кг), Илназ Юсупов  (35 кг), Илдан Шәңгәрәев (34 кг), Илья Коростелев (40 кг), Хазар Мехтизаде (52 кг) һәм Никита Косарев алды. Икенче урынга исә Роман Манукян (32 кг), Таһир Нуруллин (48 кг), Риналь Шәйдуллин (35 кг), Виктор Ежов (60 кг), Виталий Сергеев  (64кг) һәм Назар Мехтизаде (69 кг) ия булды.

Тренерлары – Р. Низамиев һәм С. Бормотов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса