Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәт спортчысы көмеш медаль яулады

Боксчы «Девон» бокс клубында һәм «Юность» спорт мәктәбендә югары категорияле тренерлар Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Карачай-Черкес республикасының Домбай бистәсендә бокс буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Анда 2008-2009 елларда туган спортчылар - Россиянең 16 төбәгеннән килгән 112 иң яхшы көрәшче үзара көч сынашты. Әлмәт спортчысы - политехника техникумы студенты Роман Манукян 60 кг авырлык үлчәмендә уңышлы чыгыш ясап, көмеш медаль яулау бәхетенә иреште. Боксчы «Девон» бокс клубында һәм «Юность» спорт мәктәбендә югары категорияле тренерлар Раджив Низамиев һәм Сергей Бормотов җитәкчелегендә шөгыльләнә. Әлмәт һөнәри көллияте студентлары Илназ Йосыпов һәм Егор Гудошников шулай ук турнирда Татарстан һәм шәһәребез исеменнән чыгыш ясадылар. Каты көрәш барышында финалга чыккан спортчылар  хөкемдарларның бәяләве буенча  барлыкка килгән фикер каршылыгы нәтиҗәсендә оттырсалар да, аларның сынатырга исәпләре юк. Әлмәт тренерлары турнирны оештыручыларга һәм Үзәк совет җитәкчелегенә рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса