Әлмәттә сап-фестиваль узачак
Чараны шәһәр сусаклагычында үткәрәчәкләр.
Әлмәт сусаклагычында «Sup Fest Almet» сап-фестивале узачак. Чара 6 июльгә планлаштырылган.
Сулык территориясендә ярышлар, костюмнар белән йөзү һәм башка вакыйгалар оештырыла. Теләге булган һәркем катнаша ала.
Ярышларга бушлай әзерлек 22 һәм 29 июньдә иртәнге 10:00 сәгатьтә булачак. Әлеге күнегүләргә язылуны фестиваль сайтында карарга мөмкин.
6 июльгә расписание
• 9:30 – катнашучыларны теркәү;
• 10:00-15:00 — күңел ачу зоналары эше;
• 10:30 — ярышларда катнашучылар өчен брифинг;
• 10:45 – разминка;
• 11:00 – өлкәннәр өчен озын дистанциягә старт;
• 11:30 – юниорлар өчен кыска дистанциягә старт;
• 12:00 – өлкәннәр өчен кыска дистанциягә старт;
• 14:00 — костюмлы йөзү;
• 14:30 — җиңүчеләрне бүләкләү.
Фото: ТР серфинг федерациясе скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа