Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Спорт

Әлмәт районында авыл җирлекләре арасында спартакиада уеннары узды

Әлмәт районында авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада уеннары үткәрү - күркәм традицияләрнең берсе.

Әлеге чара оештырыла башлауга да ярты гасырдан артык вакыт узып китте. Күпләр хәтерли торгандыр әле, элек бу спорт чарасы авыл яшьләре спартакиадасы дип атала иде һәм ул иң беренче тапкыр Яңа Кәшер авылында үтте. Һәм республика күләмендә беренче тапкыр оештырылуы белән тарихка кереп калды.

Ярышлар программасына спортның 6 төре генә (гер күтәрү, ат чабышлары, көрәш, чаңгы ярышлары, хоккей, волейбол) кертелгән була. Аннан соңгы елларда ярышлар программасы спортның башка төрләре белән тулыланып барды. Еллар дәвамында күләмле спорт бәйрәменә әверелгән чараны төрле авыл җирлекләрендә чиратлашып уздыру гадәткә кертелде. Кайсы авыл җирлеге җиңә - киләсе елда спорт чарасы шул торак пунктта уза торганга әйләнде. Һәм менә быел 55 нче юбилейлы спартакиада үзенең тарихи башлангычына кире кайтып, кабат Яңа Кәшер авыл җирлеге биләмәләрендә үтте. Спортчылар елдагыча кул һәм мускул көчләрен сынаштылар, шахмат-шашка уйнадылар, ГТО нормаларын да тапшырдылар. Спартакиада кысаларында төрле күңел ачу чаралары, җыр-бию оештырылды. Спартакиада бик күңелле узды һәм барысында да тирән тәэсир калдырды.

Халык саны 1500 гә җиткән торак пунктлар арасында данлыклы Яңа Кәшер авыл җирлеге абсолют җиңүче дип танылды. Түбән Мактама бистәсе икенче урынга чыкты, Габдрахман авылы өченче урынны яулады. 700 ләп кеше яшәүче авыллар арасында Тайсуган, Бишмунча, Новотроицк авыллары җиңү яуладылар.  Сиренькино, Васильевка, Кама-Исмәгыйль спортчылары да лидерлар рәтенә керде.  Чара бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.         

Резеда Исмәгыйлева

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса