Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Спортта иң мөһиме - нәтиҗә

Кешеләргә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру тулаем алганда республикада, аерым алганда Әлмәттә дә зур әһәмияткә ия

Шәһәрдә һәм районда спорт инфраструктурасы объектларының арта баруы куандыра.

Аларның бер өлеше федераль һәм республика программалары буенча төзелсә, күпчелеге нефтьчеләр ярдәме нигезендә барлыкка килә тора. Бүгенге көндә әлмәтлеләрнең илледән артык спорт төре белән шөгыльләнә алу мөмкинлегенә ия булулары һәм спортчыларның һәрдаим югары нәтиҗәләр күрсәтүе күп нәрсә турында сөйли.

Казанда узган БРИКС уеннары спортка булган кызыксынуны тагын да арттыра төште, ә инде Әлмәт спортчысы Екатерина Кош-кинаның әлеге уеннарда чемпион титулын яулавы үзенә күрә зур бер тарихи вакыйга буларак кабул ителде. 

- Екатерина Европа чемпионатында инде көмеш призер булган иде, хәзер инде БРИКС 2024 уеннарында чемпион титулын яулау бәхетенә дә иреште. Без аның белән бергә куанабыз һәм Екатеринага яңадан-яңа казанышлар теләп калабыз. Спортчыларыбыз гомумән РФ Һәм ТР чемпионатларында һәм беренчелекләрендә күп тапкырлар җиңү яулап киләләр. Йөзү, ирекле көрәш, грек-рим көрәше һәм кикбоксинг буенча Әлмәт спортчыларына гомумән тиңнәр юк. Әле менә узган елда гына да ике егетебез көрәш буенча дөнья беренчелегендә җиңү яулады, - дип куанычын белдерде физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә җитәкчесе Флорис Гарипов. 

Әлбәттә, мондый матур нәтиҗәләргә ирешү өчен спортка мәхәббәтне яшьтән үк тәрбияләү зарур. Әлмәт җирлегендә моңа аеруча зур игътибар бирелә. Олимпия резервы спорт мәктәбендә 1398 спортчы тренировкалар уза, аларны 43 тренер әзерли икән. Моннан тыш Инженерлык лицее, «Адымнар» һәм 4 нче мәктәпләр, Таһиров исемендәге 1 нче лицей базасында триатлон мәктәбе оештырылган, анда 1000 ләп яшь триатлет шөгыльләнә. 

- Гомумән, бүгенге көндә җитмеш процентка якын әлмәтле спортны үз күрә һәм спорт белән актив шөгыльләнә дип авыз тутырып әйтә алабыз. Әле узган елны гына бу сан алтмыш проценттан аз гына өстә булганы билгеле иде. Калабыз спорт чараларын шәһәр һәм республика күләмендә генә түгел, Россия күләмендә дә уздыру мөмкинлегенә ия. Әле узган атнаның ял көннәрендә генә калабызда триатлон буенча Россия беренчелеге узган иде. Әйтергә кирәк, мондый масштаблы чара инде Әлмәттә 2018 елдан бирле үткәрелеп килә. Быелгы ярышларда илебезнең 20 төбәгеннән килгән 786 спортчы, физик мөмкинлекләре чикләнгән 36 паратриатлет катнашты. Паратриатлетларның 5 есе махсус хәрби операциядә катнашкан спортчылар. Әл-мәттә велоузышлар уздыру өчен дә бар шартлар тудырылганлыктан, ел да калабызда «Тур де Татарстан. Әлмәт» спорт ярышлары уза. Быелгысы 17 августка планлаштырылган, - дип хәбәр итте Флорис Алмарис улы.  

Әйтергә кирәк, спорт-ны яшьләр генә түгел, пенсионерлар да үз итә. Бу уңайдан районда 14 сәламәтләндерү клубы эшләп килә. 

Өлкәннәр рәхәтләнеп шахмат, бильярд, теннис уйный, җиңел атлетика белән шөгыльләнә ала, моннан тыш алар йөзү, дартс, волейбол һәм башка күп кенә спорт төрләре буенча ярышларда катнашалар. Өч ел рәттән Әлмәт пенсионерлар командасының республика спартакиадасында беренче урынны яулап баруы шулай ук калабыз өчен зур горурлык. Заманча спорт объектларының Әлмәт җирлегендә байтак булуы бер нәрсә, иң мөһиме, һичшиксез, нәтиҗәләр, ә алар, чыннан да, начар түгел. Бүгенге көндә РФ җыелма командасы составына 10, ә республиканыкына 95 спортчы кергән. Алар арасында шактый гына югары урыннар яулаганнары бар. Мисал өчен, Ксения Скворцова 2023 елгы кышкы триатлон буенча Россия беренчелегендә җиңү яулаган. Әлмәт Кирилл Любимов, Самир Матыйгуллин, Шамил Газимагомедов, Даниил Егоров, Михаил Занин һәм «Батыр-2010» хоккей командасы спортчылары белән чын мәгънәсендә горурлана ала. 

Күптән түгел ачылган «Физра» үзәгендә киләчәктә футбол буенча да яңа чемпионнар үсеп чыгар дип ышанып каласы килә. Моннан тыш әле әлмәтлеләрне зур вакыйга - федераль триатлон үзәге ачылу да көтә бит. Чыннан да, бу үзенә күрә әлмәтлеләр өчен тагын да зур мөмкинлекләр ачыла дигәнне аңлата.

Әлеге мөмкинлекләрдән файдалану акчага гына кайтып калмыйча, яңа төзел-гән һәм эшләп килүче күп кенә спорт корылмаларында теләге булган һәркем шөгыльләнә алсын иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса