Кунакка Самарадан ЦСК ВВС килде.
Беренче өй сериясеннән соң алты көн үткәч,"Нефтьче" кабат үз җанатарлары алдында "Юбилейный" бозына чыкты.
Очрашу хуҗаларның тиз голы белән башланды: инде утыз сигезенче секундта Ислам Хәсәнов самаралылар капкасына кертте. Унбишенче минутта Данил Гыйзатуллин «Нефтьче» гә кайтуын гол белән билгеләп үтә – 2:0. Әлмәтлеләр капкасы янында куркыныч мизгелләр күп тапкырлар була-штанга ике тапкыр коткара. Ахырда самаралылар барыбер уңышка ирештеләр. Тәнәфескә командалар 2:1 исәбе белән киттеләр.
Самара командасы уенчысының штраф вакыты тәмамланганда Денис Комков тагын бер гол кертте.
3:2 исәбе белән әлмәтлеләр җиңү яулады. Җомга көнне, бүген "Нефтьче" Пензада «Дизель» белән очраша.
Фото: "Нефтьче" матбугат хезмәте