Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттә һәвәскәрләр футбол лигасы турниры дәвам итә

Бу сезонда катнашу өчен 22 команда килгән.

 Әлмәттә һәвәскәрләр футбол лигасы турниры дәвам итә. 22 команда бу сезонда катнашырга гариза биргән. Шушы көннәрдә өченче тур уены узды.

2019 елда һәвәскәрләр лигасының беренче турнирына 15 команда җыелган. Бу сезон май аенда башланды һәм инде 22 команда чемпионат өчен көрәшергә карар итте. 

Кирилл Булатов -  эштә профессионал һәм спортта һәвәскәр булу бертигез уңышлы була алуының мисалы. Әлмәтнең яраткан балалар табибларының берсе инде күптән лигада уйный.

- Монда футболны яраткан барлык егетләр дә бар. Матчлардан тыш, алар лигада тулысынча чыгыш ясау өчен күнегүләр ясыйлар. Шуңа күрә бу бик кирәк, ишегалларында йөреп, эскәмияләрдә утырганчы йөгерү яхшырак. Спорт һәрвакыт яхшы, - дип саный Кирилл Булатов.

Киләсе уеннар 11 июньдә шәһәр стадионының ясалма кырында узачак. Беренче матч 16:30 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса