Юлларда

Җәяүлеләрне бәрдерү буенча кайсы шәһәр рекорд куяр?

Әлбәттә, бу арттыру һәм шаяру гына. Мондый фаҗигаләр бер дә сөенечле хәл түгел.

Түбән Кама шоферлары иң агрессивлар рәтендә. Бүген анда тагын бер җәяүлене бәрдергәннәр. Opel Meriva шоферы көппә-көндез юлны чыгып барган хатын-кызны бәрдерә. Бәхеткә ул исән кала. Ләкин күп төрле җәрәхәтләр белән сырхауханәгә эләгә.