Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте була.
Әлмәт районында Казан – Оренбург трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 50 яшьлек ир-ат һәлак була. Авария төнге бердә була.
Беренчел версия буенча, «Нива» йөртүчесе куркынычсыз тизлекне, интервалны сайламаган һәм «Камаз»га бәргән. Соңгысының руле артында Стәрлетамакта яшәүче 55 яшьлек ир булган. «Нива» йөртүчесе урында ук җәрәхәтләрдән вафат була.