Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Гомерләре юлда өзелгәннәрне искә алдылар

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар.

Гомерләре юлда өзелгәннәрне искә алдылар

Ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар.
Бу көннең максаты – мәрхүмнәрне искә алудан һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашудан, шулай ук тагын бер тапкыр юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә кирәклеген искә төшерүдән гыйбарәт. Әлеге датага багышланган акция Әлмәттә дә булып узды.  
Чарада югары уку йортлары студентлары, техникум һәм көллият укучылары, укытучылар катнашты. Яшьләр үзләренең юл билгеләре, машина йөртү кагыйдәләре һәм юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту буенча белемнәрен интеллектуаль викторинада да сынап карый алдылар. Катнашучыларга тематик белешмәләр һәм листовкалар тапшырылды. 
Яшьләр алдында ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт бүлеге, ДОСААФ автомәктәбе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» учреждениесе вәкилләре һәм «Ашыгыч ярдәм» табиблары чыгыш ясады.
Агымдагы елның 10 аенда республика юлларында 275 кеше һәлак булган, шуларның 15 е – балалар. ЮХИДИ бүлеге начальнигы урынбасары Шамил Гарипов хәбәр иткәнчә, ноябрь башыннан Әлмәт җирлегендә үлемгә китергән өч авария очрагы булган.
– Бу гади саннар гына түгел, бу якты дөньяга беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячак кешеләрнең гомерләре бит, – дип билгеләп узды ул.
Әлмәтлеләр аварияләрдә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Югары һәм урта уку йортлары студентларына юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искә төшерделәр, аларны санга сукмауның аяныч тәмамлануы турында да искәрттеләр. Чарада катнашучыларга юллардагы һәлакәтләрнең нәтиҗәләрен күрсәтү өчен аварияләр турында сюжетлар да күрсәтелде. Ахырда юл хәрәкәте иминлегенең яшь инспекторлары «Яктыр!» флешмобы белән чыгыш ясадылар һәм барысын да кире кайтара торган элементларны кулланырга чакырдылар.
Юл фаҗигаләрендә күпчелек яшьләр вафат булуы аеруча уйланырга мәҗбүр итә. «Бәла аяк астында» дип юкка гына әйтмиләр шул. Юл һәлакәтләрендә һәлак булган мәрхүмнәрне искә алып, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, бер-беребезне хөрмәтләп яшәсәк иде.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса