Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге районда һәм шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеге атналыгын игълан итте

Ул 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәт ЮХИДИ бүлеге районда һәм шәһәрдә юл хәрәкәте иминлеге атналыгын игълан итте

 

Ул 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Акциянең төп максаты - юл хәрәкәтендә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешенә контрольне көчәйтәчәкләр. Җәяүлеләргә өстенлек бирмәү, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозу һәм балигъ булмаганнарның юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү фактларын ачыклауга аеруча зур игътибар биреләчәк.

17 сентябрьгә планлаш-тырылган бердәм юл хәрәкәте иминлеге көне атнаның төп вакыйгасы булды. Бу көнне укучылар, педагогик хезмәткәрләр һәм ата-аналар катнашында тематик чаралар узды. Чаралар юл хәрәкәте иминлеге белгечләре, мәгариф органнары вәкилләре, муниципаль хезмәткәрләр, иҗтимагый оешмалар һәм яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары белән берлектә оештырылды.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да игътибарлы һәм сак булырга өндәп мөрәҗәгать итә. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр чыга торган урыннарда тизлекне алдан киметергә киңәш ителә.

«Әлмәт таңнары» газетасы ЮХИДИ бүлеге белән даими элемтәдә тора. Инспекторлар хәбәр иткәнчә, соңгы елларда балалар белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләре саны арта төшкән һәм бу хәл борчылырга мәҗбүр итә.

Агымдагы елның җиде аенда гына да Әлмәт җирлегендә 50 дән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 5 кеше һәлак булган, 63е төрле тән җәрәхәтләре алган. 16 яшькә кадәр балалар катнашындагы 12 юл һәлакәтендә 9 бала яраланган.

Травмалар алганнарның 5 се – җәяүлеләр, икесе велосипедта һәм тагын икесе машинада пассажир буларак барганда җәрәхәтләнгән.

– Һәрбер баланың тормышы һәм сәламәтлеге өчен, беренче чиратта, ата-аналар җаваплы. Юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен гаиләдә кечкенәдән үк өйрәтергә

кирәк, - дип киңәш бирә инспекторлар.

Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, шуны да искәртеп узасы килә - көзге чорда яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануга аерым игътибар бирергә кирәк. Җәяүлеләр тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткәндә яки күз күреме җитәрлек булмаган шартларда үзләре белән яктылыкны кире кайтара торган элементлар йөртергә тиеш.

Статистика күрсәткәнчә, яктылык кайтаргычларны куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә, машина йөртүче юлда кешене яхшырак күрә.

ЮХИДИ инспекторларының киңәшләренә колак салыйк. Үзебезне һәм балаларыбызны бәхетсезлектән саклыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса