Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» операциясе нәтиҗәләре билгеле булды

Барлыгы 98 машина йөртүче тикшерелде.

Әлмәттә каршы як хәрәкәт полосасына чыгу белән бәйле хокук бозуларны ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» операциясе нәтиҗәләре билгеле булды
 

16 июнь көнне Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча операция үткәрде.

Әлеге операция барышында 98 машина йөртүче тикшерелде, түбәндәге хокук бозулар ачыкланды:

- транспорт чарасын аек булмаган хәлдә йөртү – 3 очрак  

- узып китү кагыйдәләрен бозу – 4 очрак.

Барлыгы 7 хокук бозу очрагы теркәлгән.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса