«Тоннель» рейды вакытында Әлмәт автоинспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 19 очрагын ачыклаган
Рейд җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын ачыклауга юнәлдерелгән.
27 мартта Әлмәт автоинспекторлары җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән «Тоннель» рейды үткәрде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге хәбәр итә.
Әлеге чара барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 19 очрагы ачыкланган. Җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен 12 тапкыр бозган, машина йөртүчеләр 7 тапкыр бозган.
Фото: дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа