Әлмәттә үсмерләр өчен автобәйге узды
Ярышта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күсәттеләр.
Әлмәттә ДОСААФ автомәктәбе базасында егетләр һәм кызлар командалары автомобиль йөртүдә ярышты.
Конкурсның бурычлары: яшьләр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне ныгыту; укучыларны юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү; яшь машина йөртүчеләрдә юлда җаваплылык хисе формалаштыру; яшьләр арасында транспорт чаралары йөртү культурасын тәрбияләү.
Ярышлар ике этапта узды: теоретик (юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү) һәм практик (автомобильне фигуралы йөртү).
Конкурс нәтиҗәләре буенча шәхси зачетта иң яхшылар дип юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә Гыйсматуллин Илһам; автомобильне фигуралы йөртүдә Халиков Бакир танылды.
Команда зачетында 1 урында 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе,
2 урынны Түбән Мактаманың 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе алды,
3 урын-ДОСААФ автомәктәбе.
Фото: Әлмәт автоинспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа