Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә рейд вакытында 15 хокук бозу очрагы теркәлгән

Барлыгы 82 автомобиль тикшерелде.

Күп кенә автомобиль йөртүчеләр уңайлылык өчен кулланган чара куркыныч та тудырырга мөмкин. Сүз тонировка турында. ЮХИДИ хезмәткәрләре чираттагы рейдка чыкты һәм автомобиль пыялаларының яктылык үткәрүчәнлеген тикшерде. Кагыйдә бозучылар ачыкланды.

Юл-патруль хезмәте экипажы, караңгы пыялаларны күреп, тикшерү өчен автомобильне туктаткан. Районда тонировка буенча рейдлар үткәрелә. Штрафны тәрәзә шторкасы һәм сеткасы өчен дә алырга була. Тик, пленкадан аермалы буларак, аны оператив рәвештә җыеп алырга була. Машина йөртүче моны эшли дә. Шулай да, тәрәзәдәге сеткадан тыш, пленка да булып чыга. ЮХИДИ хезмәткәре прибор ярдәмендә яктылык үткәрүчәнлеген тикшерде.

Прибор 48% күрсәткән һәм бу билгеләнгән 70%тан да кимрәк. Димәк, автомобильчегә  административ хокук бозу турында беркетмә төзелә.


Яктылык саклау пленкаларын һәм шторкаларын шулай да кулланырга мөмкин, әмма аларның яктылык үткәрүчәнлеге регламент буенча билгеләнгәненнән дә ким булмаска тиеш. Югыйсә,  500 сум штраф түләргә туры киләчәк.


"Кара пыяла юлда машина йөртүчегә тискәре йогынты ясый.< ... > Шул рәвешле, юлда, бигрәк тә төнлә куркыныч арта", - дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Валерий Гыйздәтуллин.


Рейд вакытында автоинспекция хезмәткәрләре 2 ноктада эшләде. Ленин урамында сәүдә үзәге янында кара пыяла  яратучылар күзәтелмәде.

Автошторкалар машинадагыларны көчле җылыдан саклый. Тик, файдадан тыш, күңелсез нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Алар машина йөртүчегә машина белән идарә иткәндә уңайсызлыклар тудырырга мөмкин. Ел башыннан автомобиль белән идарә итүдә шундый төгәлсезлекләр өчен  97 машина йөртүче җәлеп ителгән. Әлеге рейд вакытында 82 автомобиль тикшерелде, тонировка буенча 15 хокук бозу очрагы теркәлде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса